1917 ел
Внешний вид
(1917 битеннән юнәлтелде)
Еллар |
---|
1913 · 1914 · 1915 · 1916 — 1917 — 1918 · 1919 · 1920 · 1921 |
Унъеллык |
1890-еллар · 1900-еллар — 1910-еллар — 1920-еллар · 1930-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1917 (бер мең тугыз йөз унҗиденче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1917 елы, II меңьеллыкның 917 елы, XX гасырның 17 елы, XX гасырның 2 унъеллыгының 7 елы, 1910 елларның 8 елы. 1917 елдан бирле 107 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 23 февраль — Россиядә Февраль инкыйлабы башлана.
- 6 март — Финляндия автономиясен торгызу турында манифест чыкты.
- 31 март — АКШ Даниядән 25 млн $ өчен Виргин утрауларын сатып ала.
- 6 апрель — АКШ Беренче дөнья сугышына керә.
- 1 май — Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае башлана.
- 29 май — Казанда «Безнең тавыш» гәҗите чыга башлый.
- 1 июль — Россия беренче тапкыр җәйге вакытка күчә.
- 14 июль — Финляндия автономиясен игълан итү.
- 20 июль — BMW сәүдә маркасы теркәлә.
- 21 июль — Александр Керенский Вакытлы хөкүмәтне җитәкли.
- 22 июль — Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мөхтәрияте игълан ителә.
- 16 сентябрь — Сөембикә манарасыннан Рәсәй Каракошы алып ташлана.
- 23 октябрь — Петербурда социал-демократ эшчеләр партиясе утырышында хәрби түнтәрелеш хакында карар кабул ителә.
- 7 ноябрь — Октябрь инкыйлабы, Вакытлы хөкүмәт хакимияттән бәреп төшерелә.
- 15 ноябрь — Халык комиссарлары шурасы ирекле үзбилгеләнү хокукын күздә тоткан «Русия халыкларының хокуклары декларациясе»н кабул итә.
- 22 ноябрь — Уфада Садри Максуди рәислегендә Милләт Мәҗлесе эшли башлый.
- 29 ноябрь — Уфада Милләт Мәҗлесе Идел-Урал штаты формасында татар һәм башкорт халыкларының милли дәүләтчелеге төзелү турында карар кабул итә.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1917 елда туганнар
- 4 гыйнвар — Михаил Львов (Рәфкать Габитов), рус телендә иҗат иткән совет чоры шагыйре.
- 8 гыйнвар — Заһир Исмәгыйлев, композитор.
- 28 май — Александр Казаков, Советлар Берлеге Каһарманы (1944).
- 29 май — Джон Кеннеди, 35-нче АКШ президенты.
- 20 июль — Рәисә Ишморатова, татар драматургы.
- 14 декабрь — Сәет Шәкүров, драматург.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1917 елда вафатлар