Коми Республикасы
Коми Республикасы | |
коми Коми Республика | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 24 май 1991 |
---|---|
Рәсми исем | Республика Коми |
Рәсми тел | рус теле һәм коми теле |
Гимн | Коми гимны |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Сыктывкар |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[1] |
Сәгать поясы | MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d][2] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Komi Republic.map |
Хөкүмәт башлыгы | Владимир Уйба[d] |
Канунбирү органы | Коми республикасы дәүләт советы[d] |
Халык саны | 720 610 (2024) |
Нәрсә белән чиктәш | Архангельск өлкәсе, Ненец автономияле округы, Төмән өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле бүлгесе, Хант-Манси — Югра автономияле округы, Свердловск өлкәсе, Пермь крае, Киров өлкәсе, Пермь өлкәсе[d], Гайнә районы һәм Чырдин районы |
Алыштырган | Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасы |
Кулланылган тел | ненец теле, коми-пермь теле һәм коми-зырян теле[d] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 416 800 км² |
Рәсми веб-сайт | rkomi.ru(рус.) |
Феноменның икътисады | Коми икътисады[d] |
Номер тамгасы коды | 11 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Комида җирләнгәннәр[d] |
Коми Республикасы Викиҗыентыкта |
Ко́ми Җөмһүрияте́ (коми Коми Республика) — Россия Федерациясе составында булган җөмһүрият (дәүләт)[3], Россия Федерациясе субъекты.
Башкаласы – Сыктывкар шәһәре.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чиктәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коми территориясе көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күтәрелеп бара. Көнчыгышта Төньяк, Котби (Поляр), Котып алды Урал таулары бар. Коминың көнчыгыш чиге шул тауларның субүләре буйлап үтә. Коминың һәм Уралның иң биек ноктасы — Народная тавы (1895 м). Тиман тәбәнәк таулар тезмәсе белән Урал таулары арасында Печора түбәнлеге урнашкан.
Комидә ташкүмер, нефть, табигый газ, асфальтит, титан мәгъдәне, боксит, таш тоз, калий тозы, гипс, акшар, төзелеш материаллары күп. Ягулык-энергетика ресурсларының әһәмияте аеруча зур.
Климат җөмһүриятнең зур өлешендә уртача континенталь; кыз озын һәм суык; җәй кыска һәм җылы. Климатның салкынлыгы көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка арта бара, гыйнварның уртачатемпературасы -17°…-20°, июльнеке +11°…+15°. Җөмһүрият территориясенең 13% мәңгелек туңлык зонасында урнашкан.
Җөһмһүриятнең зур өлешендә еллык явым 600–700 мм, Урал тауларында 1500 миллиметргача.
Эре елгалар: Печора, Вычегда, Мезень. Печораның 1500 километрлы өлешендә көймәләр йөрешле. Вычегда (Төньяк Двина кушылдыгы) — Коминың мөһим су юлы. Эре күлләр — Ямозеро һәм Синдор.
Туфраклар көлсу, төньякта исә тундра токымлы. Территориясенең 12— 15% сазлыклар, 2% тугайлар, шактый өлешен тайга алып тора. Коми территориясенең ~70% өлеше — урман, чыршы, нарат, эрбет агачы, акчыршы, карагач һ.б. үсә.
Кыйммәтле тиреле хайваннардан котып төлкесе, кеш, тиен, төлке, куян; кошлардан көртлек, суер, үрдәк, кыр тавыгы тотыла.
Югары Печора бассейнында Печора-Илыч тыюлыгы һәм "Югыд Ва" милли паркы бар.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1921 елның 22 августында Коми автономияле өлкәсе буларак оештырыла, 1936 елның 5 декабрендә Коми АССР итеп үзгәртелә; 1992 елның 26 маеннан хәзерге исемен йөртә. Коми Җөмһүриятендә Татар җәмгыяте 1930-елларда Печора күмер бассейны чыганагын эшкәртү белән бәйле рәвештә оеша башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң Коми АССРда татарлар шактый күбәя. Урта Идел буе һәм Урал буе җөмһүриятләре һәм өлкәләреннән күчеп килүчеләр нефть, газ тармакларын үстерүдә актив катнаша. 1990-еллардан Коми Җөмһүриятелардан Коми Җөмһүриятеннән татарлар китә башлый, бу — күмер чыгару тармагындагы кризис һәм Төньякның халык өчен социаль җәлеп итү дәрәҗәсе кимү белән бәйле.
Административ-территориаль бүленеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Вуктыл районы
- Ижма районы
- Княжпогост районы
- Койгородок районы
- Корткерос районы
- Печора районы
- Луза буе районы
- Сосногорск районы
- Сыктывдин районы
- Сысола районы
- Троицко-Печорск районы
- Удора районы
- Усть-Вымь районы
- Усть-Кулом районы
- Усть-Цильма районы
Шәһәр округлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эре шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сыктывкар Воркута |
Урын | Шәһәр | Коми исеме | Халык саны | Урын | Шәһәр | Коми исеме | Халык саны | Ухта Печора |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Сыктывкар | Сыктывкар | 235 006 | 11 | Микунь | Микунь | 10 730 | ||
2 | Ухта | Уква | 99 591 | 12 | Выльгорт | Выльгорт | 10 289 | ||
3 | Воркута | Вӧркута | 70 548 | 13 | Түбән Одес | Улыс Одес | 9 680 | ||
4 | Печора | Печора | 43 105 | 14 | Северный | Севернӧй | 9 023 | ||
5 | Усинск | Ускар | 40 827 | 15 | Краснозатонский | Гӧрд Затон | 8 603 | ||
6 | Инта | Инта | 32 080 | 16 | Жешарт | Зӧвсьӧрт | 8 561 | ||
7 | Сосногорск | Сӧснагорт | 27 757 | 17 | Ярега | Ярега | 7 806 | ||
8 | Емва | Емва | 14 570 | 18 | Троицко-Печорск | Мылдін | 7 276 | ||
9 | Вуктыл | Вуктыл | 12 356 | 19 | Визинга | Визин | 6 810 | ||
10 | Воргашор | Вӧргашор | 12 044 | 20 | Водный | Воднӧй | 6 382 | ||
[4] |
Татарлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарлар саны: 1939 елда — 970, 1959 елда — 8459, 1970 елда — 11906, 1979 елда — 17836, 1989 елда — 25980, 2002 елда— 15680 кеше. Хәзерге вакытта татарлар Воркута (4795 кеше), Усинск (3860), Ухта (1644), Сыктывкар (1544), Инта (1096), Печора (681), Сосногорск (477), Вуктыл (359 кеше) шәһәрләрендә тупланып яшиләр; Княжпогост (212), Усть-Вымь (187), Удор (153), Сысола (130), Троицк-Печора (112), Сыктывдин (99), Корткерос (92), Луза буе (45), Усть-Цильма (21), Ижма (15 кеше) районнарында да татарлар бар.
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Галина Бутырева (1944, Удора районы) — коми шагыйрәсе, Коми Республикасы башлыгы урынбасары (1995-1999).
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Асъя кыа — Коми дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
- ↑ Численность населения городских округов, муниципальных районов, поселений и населенных пунктов Коми.