Мәдинә Тимерҗанова
Мәдинә Тимерҗанова | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова |
Туган | 14 апрель 1956 (68 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Октябрь районы (Татарстан), Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Эш бирүче | Татарстан Республикасы Милли китапханәсе |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. |
Мәдинә Тимерҗанова - Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры. 1956 елның 14 апрелендә ТАССРның Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Әхмәт авылында туган.
Тәрҗемә-и хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1979 елда Казан дәүләт педагогика университетын «Тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге алып тәмамлаган.
2002–2005 елларда – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе рәисенең мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.
2006–2016 елларда – «Казан» телерадиокомпаниясе («Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы) генераль директоры.
2016–2020 елларда – «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.
2020 елның августыннан – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Милиция полковнигы, судья, ТР буенча элекке баш федерал инспекторы Ринат Тимерҗанов хатыны һәм талантлы автоузышчы Тимур Тимерҗанов анасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2016 елда - «Фидакяр хезмәт өчен» медале [1]
- «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мәдинә Тимерҗанова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде Сөембикә журналы
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы 2020 елның 25 сентябрь көнендә архивланган.. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 14 апрель көнне туганнар
- 1956 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Норлат районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Татарстан журналистлары
- Татар журналистлары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Казан оешмалары җитәкчеләре