Рәфыйк Нәфыйков
Рәфыйк Нәфыйков | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәфыйк Измаил улы Нәфыйков |
Туган | 15 июль 1928 СССР, РСФСР, Уральск |
Үлгән | 9 декабрь 2001 (73 яшь) Казан, Россия |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия |
Әлма-матер | Урал педагогика институты |
Һөнәре | Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы, профессор |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Рәфыйк Измаил улы Нәфыйков (1928-2001, РСФСР, Уральск) — Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1964), профессор (1966), РСФСР (1989) һәм ТАССРның (1978) атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Фәннәр Академиясе академигы (1992).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1928 елның 15 июлендә Уральск шәһәрендә туа. Әтисе Измаил Сәгъди Улы Нәфыйков (1904-1950). Әнисе Фатыйха Мусей кызы Нәфыйкова.
1946 елда Уральск шәһәренең 6 нчы урта мәктәбен тәмамлый.
Урал педагогика институтын тәмамлый (1951). 1951 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Шул ук елдан Казан университетында аспирант (1951-1954), тарих-филология факультеты деканы (1960-1962), КПСС тарихы (1963-1991) һәм сәяси тарих кафедрасы мөдире (1991-1994), профессор (1966).
Күп эшләр Идел буенда XIX — XX гасырлар башында азатлык хәрәкәте тарихына багышланган. В.И. Ленинның Казан тормышы һәм эшчәнлеге чорын җентекләп өйрәнгән.
Ул татар иҗтимагый-сәяси фикерен формалаштыру һәм үстерү тарихы белән шөгыльләнә. М. М. Вахитов турында очерк яза. Г. Тукай турында китаплар һәм мәкаләләр авторы, шагыйрьнең татар телендәге иншалар җыентыгын бастыруда катнаша (1985-1986).
45тән артык фән кандидаты һәм 3 фән докторы әзерләгән.
2001 елның 9 декабрендә Казанда вафат була.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Хөрмәт билгесе» ордены
- Уральск шәһәренең мактаулы гражданины
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Профессора исторического факультета Казанского университета (1939—1999): Биобиблиогр. словарь. Казань, 1999.
- История общественной мысли народов России и Татарстана: [Материалы науч. конф., посвящ. 70-летию акад. 'Рафика 'Измайловича Нафигова (12 мая 1998 г.)] / [Сост., отв. ред.: Р. Г. Хайрутдинов]. Казань: Издательство Казанского университета, 2001. 101, [2] с.; 20 см; ISBN 5-7464-0653-8
- Историки России ХХ века / сост. А. А. Чернобаев. Т. 2. Саратов, 2005. С.103.
- Татарская энциклопедия. Т. 4. Казань, 2008.
- Набиев Р. А., Гафаров А. А. Нафигов Р. И. — историк общественно-политического движения и общественной мысли народов Поволжья и Приуралья: творческий портрет в интерьере эпохи // Научный Татарстан. 2014. № 1. С.24-30.