Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина (рус. Гульшат Нигматуллина яки рус. Нигматуллина Гульшат Радифовна, 1968 елның 26 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүрияте Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2019 елның 22 феврале ― 2024 елның 21 марты).
Гөлшат Нигъмәтуллина | |
---|---|
ТР МК Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы | |
Вазыйфада 2019 ел – 2024 ел | |
Туган | 26 июль 1968 (56 яшь) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1968 елның 26 июлендә Казанда туган. «Музыка белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (1993), MBA программасы буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2007) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү1988-1990 елларда — Казан шәһәренең махсуслаштырылган уку йортларында укытучы.
1990—1993 елларда — Татарстан ДТРК радиосының музыка тапшырулары редакторы.
1993—2009 елларда — ТР мәдәният министрлыгында: сәнгать бүлеге баш белгече, министр ярдәмчесе, социаль-мәдәни эш һәм муниципаль мәдәният оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе, 2008—2009 елларда — Татарстан мәдәният министры урынбасары.
2009—2019 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы.
2019 елның 22 февраленнән — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы[1].
2024 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителгән[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― республикада Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән аерым өлеше, дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[3]
Тоткарлану
үзгәртүРоссия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 6нчы бүлеге Нигъмәтуллинага карата җинаять эше кузгаткан. Ул «мошенниклык» һәм «вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәләре буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2020 елда Нигъмәтуллина һәм аның кул астында эшләүчеләр Татарстанның ЗАГС идарәсе архивын цифрлаштырган өчен законсыз рәвештә премияләр алган[4][5]. Гөлшат Нигъмәтуллина Чаллыда тоткарланган[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Нигматуллина Гульшат Радифовна. 2019 елның 4 октябрь көнендә архивланган. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)
- ↑ Регина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных. Бизнес-Онлайн, 22.03.2024
- ↑ Наиль Маганов и Гульшат Нигматуллина награждены за заслуги перед Татарстаном. Татар-информ, 30.07.2023
- ↑ Чаллыда Татарстан ЗАГСының элеккеге башлыгы тоткарланган. Татар-информ, 17.07.2024
- ↑ В Татарстане задержали экс-начальника ЗАГСа Гульшат Нигматуллину. РБК
- ↑ Задержана бывший начальник ЗАГС РТ Гульшат Нигматуллина. chelny-biz.ru, 17.07.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина 2019 елның 14 август көнендә архивланган.