Марат Дәүкәев
Марат Дәүкәев, Марат Фуат улы Дәүкәев, рус. Даукаев Марат Фуатович (1952 елның 12 сентябре, Уфа) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1983). М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе лауреаты (1977). Пермь һәм Уфа опера һәм балет театрларында, Петербургның Мария театрында хезмәт иткән. 1997 елдан АКШта яши.
Морза нәселеннән[1].
Марат Дәүкәев | |
---|---|
Туган телдә исем | Марат Фуат улы Дәүкәев |
Туган | 12 сентябрь 1952 (72 яшь) БАССР Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия→ АКШ |
Һөнәре | балет артисты, педагог |
Бүләк һәм премияләре | РСФСР дәүләт премиясе (1977) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1952 елның 12 сентябрендә Уфада туган. Ата-аналары чыгышлары белән Кушнаренко районы Казарма авылыннан. 1964-1969 елларда А.Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография укуханәсендә укый, ләкин ата-анасы авырып китү сәбәпле, укуын өзәргә мәҗбүр була. 1969-1970 елларда Уфада опера һәм балет театрында хезмәт итә. Пермь хореография укуханәсен (Ю.И. Плахт сыйныфы) тәмамлаган (1973).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1973-1974 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының балет солисты.
- 1974-1977 елларда Пермь опера һәм балет театры солисты.
- 1977-1997 елларда Ленинградның С.М. Киров исемендәге опера һәм балет театры (1992 елдан Петербургның Мария театры) әйдәүче солисты.
- 1997 елдан Лос-Анджелеста (АКШ) яши, шәхси балет студиясен җитәкли.
Иҗаты
үзгәртүВиртуоз техникага ия булган, лирик-драматик амплуа биючесе. Эчке темпераментны тышкы нәзакәтьлелек белән оста бәйли белә. Надежда Павлова, Алтынай Асылморатова, Любовь Кунакова, Маргарита Куллик һ.б. белән бии.
Төп партияләре
үзгәртү- Яшүсмер егет — «Шопениана» дебют, 1973
- Альберт — «Жизель» А. Адан
- Дезире — «Йокыга талган гүзәл» (рус. Спящая красавица) П.И. Чайковский
- Зигфрид — «Аккош күле» (рус. Лебединое озеро) П.И. Чайковский
- Шаһзадә — «Щелкунчик» П.И. Чайковский
- Базиль — «Дон Кихот» Л. Минкус
- Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (рус. Слуга двух господ) М.И. Чулаки
- Ромео — «Ромео һәм Джульетта» С.С. Прокофьев
- Хозе — «Кармен-сюита» Альберт Алонсо-Роман Щедрин
- Евгений — «Бакыр җайдак» (рус. Медный всадник) С. Глиэр
- Клод Фролло — «Париж изге ана соборы» (рус. Собор Парижской богоматери) Морис Жарр
- Осман — «Асият» Олег Виноградов-Рәсүл Гамзатов
- Гармодий — «Спартак» А.И. Хачатурян
- Пушкин — «Пушкин» Андрей Петров
Фильмография
үзгәртү- 2005 — «So You Think You Can Dance» (тат. Димәк, син бии беләсең) (сериал, реалити-шоу) (АКШ)
- 1985 — «Золушка» (Лентелефильм, режиссерлар В. Окунцов, К. Сергеев) — Принц (баш роль)
- 1983 — «Карамболина–карамболита» (Лентелефильм, режиссер А.А. Белинский)
- 1983 — «Анна Павлова» (ССРБ, Франция, Бөекбритания, АДР, Куба, режиссер Эмиль Лотяну)
- 1982 — «Анюта» (Ленфильм, режиссерлар А. Белинский, В. Васильев) – Студент
- 1975 — «Балетка кереш» (Пермь телестудиясе)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1972 Балет артистларының халыкара бәйгесе (Варна, Болгария) — 2нче премия.
- 1977 М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе — П.И. Чайковский исемендәге Пермь академия опера һәм балет театрында куелган «Ромео һәм Джульетта» (С.С. Прокофьев), «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (М.И. Чулаки) спектакльләрендә башкарган Ромео, Флориндо партияләре өчен.
- 1983 РСФСР атказанган артисты.
Кызыклы факт
үзгәртүII халыкара балет биючеләре бәйгесендә (1973, Мәскәү) Гран-при яулаган Надежда Павлованың куларкадашы була [2]
Гаилә хәле
үзгәртүБеренче хатыны Ольга Ченчикова, Киров театры балеринасы. М. Дәүкәев белән аерылышкач, балет артисты Мәһәр Вәзиевка кияүгә чыга.
- уллары: кече яшьтә йөрәк өянәгеннән вафат була.
Сеңлесе Әлфира Дәүкәева-Фәсхетдинова, балерина, БР атказанган артисты. Сеңлесенең кызы Сабина Әнәс кызы, балерина.