Натан Самойлович Рыбак (1912/1913 — 1978) — Украина, совет язучысы. Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Украин Халык Республикасы[d]
 СССР[1]
Туу датасы 21 декабрь 1912 (3 гыйнвар 1913)
Туу урыны Ивановка[d], Якимовская волость[d], Елисаветград өязе[d], Херсон губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 11 сентябрь 1978(1978-09-11) (65 яшь)
Үлем урыны Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Җирләнгән урыны Байкове зираты[d]
Кабер сурәте
Язма әсәрләр теле украин теле
Һөнәр төре язучы, прозачы
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Сугыш Алман-совет сугышы
Әгъзалык СССР язучылар берлеге
Жанр исторический роман[d]
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле Кызыл Йолдыз ордены Октябрь Инкыйлабы ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан мидәл
 Натан Рыбак Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Танылган украин язучысы Натан Самойлович Рыбак Украинаның Яңа Архангел районы Ивановка авылында 1913 елның 3 гыйнварында (иск.10 декабрь, 1912 ел) яһүд гаиләсендә туган.

Җиде сыйныф тәмамлагач, фабрика-завод техникумында, аннары Киев химик-технологик институтта белем алган.

1931 елдан үзен әдәби иҗатка багышлаган. «Комсомолец Украины», «Комсомольская правда» гәҗитләренә языша, «Молодой большевик» журналында хикәяләре һәм очерклары басыла.

1934 елдан ССРБ Язучылар союзында әгъза булып тора.

1940 елдан ВКП(б) әгъзасы. Бөек Ватан сугышы елларында «Сталинский Сокол» фронт гәзите хәбәрчесе була.

Н. С. Рыбак 1978 елда автомобиль һәлакәтендә һәлак була. Киевта җирләнгән.

Беренче хикәяләр җыентыгы "Сугыш юллары буйлап" («Дорогами борьбы»), шикәрзаводы эшчеләре тормышына һәм хезмәтенә багышлана, ул 1931 елда басылып чыга.

"Туп көбәкләре көнчыгышка карый" ("Пушки жерлами на восток"; 1934), "Оноре де Бальзакның хатасы" ("Ошибка Оноре де Бальзак"; 1940), "Переяслав радасы" ("Переяславская рада"; 1-2 нче китаплар, 1948-53), "Мундирсыз солдатлар" ("Солдаты без муниров"; 1967) романнары дөнья күрә.

Башкортстанда эвакуациядә

үзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында берничә ел Өфедә яши . "Башкортстан кояшы" ("Солнце Башкирии") очерклар китабында һәм "Корал үзебез белән" романында ("Оружие с нами"; икесе дә — 1943) тыл хезмәтчәннәренең фашизмны җиңүгә керткән каһарман хезмәте, сугыш елларында Башкортостанга эвакуацияләнгән башка халык вәкилләре белән башкортларның дуслыгы китерелгән. Натан Рыбак әсәрләрен башкорт теленә Нәҗиб Иделбай тәрҗемә иткән.

Экранлаштыру

үзгәртү
  • «Ошибка Оноре де Бальзак» (1968)
  • «Длинная дорога в короткий день» (1972)

Премияләре һәм бүләкләре

үзгәртү
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1950)
  • Октябрь Революциясе ордены (08.01.1973)
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (01.09.1945)
  • ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (24.11.1960; 24.01.1963)
  • Алтын йолдыз ордены (02.08.1944)
  • медальләр

Чыганаклар

үзгәртү
  • С.Г.Сафуанов. Переяслав радасы //Әдәби Башкортстан. 1954. № 5.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
  • Большая советская энциклопедия, БСЭ Натан Самойлович(үле сылтама)
  • Рыбак, Натан Самойлович // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1962—1978.
  • РЫБАК Натан Самойлович. Башкорт энциклопедиясе. [1] 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.
pFad - Phonifier reborn

Pfad - The Proxy pFad of © 2024 Garber Painting. All rights reserved.

Note: This service is not intended for secure transactions such as banking, social media, email, or purchasing. Use at your own risk. We assume no liability whatsoever for broken pages.


Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy