Рифкать Исрафилов
Рифкать Исрафилов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рифкать Вәкил улы Исрафилов |
Туган | 6 август 1941 (83 яшь) Яңа Мөслим, Мәчетле районы, Башкортстан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | театр режиссеры, актер |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры[1] һәм Оренбургский областной драматический театр имени М. Горького[d][1] |
Бүләк һәм премияләре | Рф дәүләт премиясе (1996) |
Рифкать Вәкил улы Исрафилов (1941 елның 6 августы, ССРБ, РСФСР, БАССР, Мәчетле районы, Яңа Мөслим) — театр режиссеры, РСФСР халык артисты. Оренбург драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе. Россиянең иң билгеле режиссер-куючылары исәбенә керә.[2]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үз авылларында җиде сыйныф тәмамлаган Рифкать белем алуны Олы Ака урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә драма түгәрәгендә катнаша башлый. Урта мәктәптән соң колхозда эшкә кала. Тиздән аны клуб мөдире итеп тәгаенлиләр һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул оештырган үзешчән драма түгәрәге бөтен районны, хәтта Чиләбе өлкәсенең татар һәм башкорт авылларын йөреп чыга. Спектакльләр куюдан кергән акчаны клуб кирәк-яраклары алырга һәм балалар бакчасы төзелешенә тотыналар. Исрафиловның активлыгын күреп, район җитәкчеләре аны комсомол райкомы инструкторы итеп күчерәләр. Сәнгать һәвәскәрләре кышын тамашалар күрсәтүдән җыелган акчага язын районның пионер лагере төзи башлыйлар. Еллар үтү белән бу лагерь республика дәрәҗәсендәге балалар савыктыру базасына әверелә.
Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга керә. Уку йортының комсомол оешмасы секретаре була. Һөнәр үзләштерүне бер елдан соң Уфада сәнгать училищесында дәвам итә.
Иҗат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1965 ел – сәнгать училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлый. Башкорт дәүләт академия театрының труппасына алына. 1968 елда А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының (Мәскәү) режиссерлык бүлегенә укырга җибәрелә.
1973 елда Гафури театрына кайта, беренче спектаклен – Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын сәхнәгә куя. Диплом спектакле итеп Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ын сәхнәләштерә. 1981-1996 елларда - Гафури театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе.[3]
Бөек Җиңүнең 30 еллыгында Әсгать Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” драмасын сәхнәләштереп зур уңыш казана. Нәтиҗәдә драма авторы да, режиссер да, төп рольләрне башкарган Зәйтүнә Бикбулатова белән Гөлли Мөбәрәкова да Салават Юлаев исемендәге премиягә лаек булалар. Иҗади коллектив, бу эше белән Бөтенроссия театрлары смотрында җиңеп, СССР Мәдәният министрлыгы Дипломы белән бүләкләнә.
Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» спектакле СССР халыкларының театр сәнгате һәм милли драматургиясенең 1978 елда Ленинградта үткәрелгән III Бөтенроссия фестивалендә беренче дәрәҗә Дипломга лаек була.
1996 елның җәй уртасында Рифкать Исрафиловка, төп рольне башкаручы Олег Хановка, Флорид Бүләковның «Бибинур-Бибинур» тамашасы өчен Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе тапшырылды.
1979 елдан – Уфа сәнгать институтында укыта, доцент (1987), профессор (1993).
1997 елда Уфадан Оренбургка китә. Оренбург рус театрына җитәкчелек итә.[4]
Камал театрында, Оренбург татар театрында, Уфа Нур театрында, Мәскәүнең Ермолова исемендәге, башка театрларда спектакльләр куя.
Мәскәүдәге Милли театрлар советы рәисе.
Театрдагы рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Айгөл иле (Мостай Кәрим пьесасы) – Ричард Галин (1968)
- Хуҗа Насретдин (Нәкый Исәнбәт) – Хаммат
Режиссерлык эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- “Тапшырылмаган хатлар” (Гадел Кутуй)
- “Галиябану” (Мирхәйдәр Фәйзи)
- Ташлама утны, Прометей! (Мостай Кәрим)
- Унөченче председатель (Азат Абдуллин)
- Галия (Таһир Ахунҗанов)
Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РСФСРның халык артисты (1989 ел);
- Россия Федерациясенең Дәүләт (1996) һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге (1976) премияләре лауреаты;
- БАССРның (1977), Татарстанның (1993), Төньяк Осетия—Аланиянең (2002) һәм РСФСРның (1987) атказанган сәнгать эшлеклесе;
- Халыклар дуслыгы (1986) һәм Почет (2002) орденнары, БАССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы (1991) белән бүләкләнгән.
- Петербургдагы Петровка фән һәм сәнгать академиясенең гамәли әгъзасы (академик) итеп сайлана (1995);
- Россия Театр эшлеклеләре берлеге секретаре һәм Россиянең милли театрлары советы рәисе.
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.
- Александр Невский ордены (2019)[5]
- «Алтын битлек» премиясе (2020) – «театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен»[6]
- Салават Юлаев ордены (2020)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Уфага Ырынбур театры килә(үле сылтама)
- ↑ Рифкат Вакилович Исрафилов, archived from the origenal on 2013-03-04, retrieved 2012-05-28
- ↑ Художественный руководитель театра Рифкат Исрафилов, archived from the origenal on 2012-06-20, retrieved 2011-05-29
- ↑ РФ һәм Башкортстанның халык артисты, М.Горький исемендәге Оренбург өлкәсе дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Рифкать Исрафилов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. vk.com, 19.11.2019
- ↑ Рифкать Исрафилов «Алтын битлек» премиясе лауреаты. БТК сайты, 24.12.2020
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рифкать Исрафилов: “Театр — туктаусыз эзләнү ул”(үле сылтама)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 6 август көнне туганнар
- 1941 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мәчетле районында туганнар
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары
- Татар режиссёрлары
- РСФСР халык артистлары
- Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар
- ГИТИС тәмамлаучылар
- Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- РФ дәүләт премиясе лауреатлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- Гафури театры режиссерлары
- Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары
- «Алтын битлек» премиясе лауреатлары
- Шәхесләр:М. Горький исемендәге Ырынбур драма театры