Анатолий Колыбанов
Анатолий Колыбанов | |
---|---|
Туган | 1904 Днипро, Россия империясе |
Үлгән | 25 март 1978 Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Одесса милли медицина университеты[d] һәм Высшая партийная школа при ЦК КПУ[d] |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Анатоли Колыбанов (рус. Анатолий Георгиевич Колыбанов, 1904, Днипро, Россия империясе — 25 март 1978, Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — СССР фирка-дәүләт эшлеклесе, Украина КП(б)ның Әдис өлкә комитетының икенче (1938-1939), беренче сәркатибе (1939-1941, 1943-1945), ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының 1 нче сәркатибе (1942-1943), Украина җөмһүрият һөнәри берлекләр шурасы рәисе (1948-1953), Украина КП ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе ректоры урынбасары (1956-1961).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Анатолий Георгиевич Колыбанов 1904 елда Екатеринослав шәһәрендә туган. Милләте - рус. Одесса медицина институтында (1931-1934) укый, 1956 елда Украина КП ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. 1921 елның сентябреннән 1922 елның гыйнварына кадәр Екатеринослав губернасының Кривой Рогындагы Рус-Бельгия акционерлык җәмгыяте руднигында китапханә мөдире. 1922 елның гыйнварыннан 1924 елның декабренә кадәр Екатерининск тимер юлының Долгинцево станциясендә хезмәткәр. 1925 елдан РКП(б) әгъзасы. 1978 елның 25 мартында Киевта вафат була.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1922-1923 еллар-ВЧК органнарында
- 1924-1926 елларда-Украина ЛКСМНЫҢ Петровский район комитетының җаваплы секретаре (Криворожский округы)
- 1926-1928 еллар-РККАда
- 1930-1931 елларда-Шәһәр яны районының пропаганда төркеме җитәкчесе (Одесса)
- 1934-1936 елларда-Бериславск зерносовхозының Сәяси бүлеге башлыгы ярдәмчесе, урынбасары, начальнигы вазыйфаларын башкаручы (Одесск өлкәсе)
- 1937-1938 елларда-УкраинаКП(б) Бериславск район комитетының беренче секретаре
- 1938-1939 еллар-Украина КП(б) Одесса өлкә комитетының икенче секретаре
- 1939-1941 еллар-Украина КП(б) Одесса өлкә комитетының беренче секретаре
- 1941-1942 еллар-9 нчы армия хәрби советы әгъзасы
- 1941-1942 елларда-СССР совхозлары халык комиссары урынбасары, СССР совхозлары халык комиссариатының Политидарәсе начальнигы
- 1942-1943 елларда-ВКП(б)Татар өлкә комитетының беренче секретаре
- 1943-1945 еллар-УкраинаКП(б) Одесса Өлкә Комитеты Беренче секретаре
- 1945-1948 елларда-Украина ССР буенча ВЦСПС вәкаләтле вәкиле
- 1948-1953 елларда - Украина Профсоюзлар республика советы рәисе
- 1956-1961 елларда- Украинаның ҮК КП каршындагы читтән торып уку буенча Югары партия мәктәбе ректоры урынбасары,
- ВКП(б) ҮК әгъзасына кандидат (1939-1952). 1 нче һәм 2 нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты (1938-1950). 2 һәм 3 чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты.
- КПУ ҮК әгъзасы (1938-1945), Украина КП ҮК оештыру бюросы әгъзасы (1949-1952).
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены (07.02.1939)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Колыбанов Анатолий Георгиевич // Территориальные руководители ВКП(б) в 1934—1939 гг.: справочник / С. Г. Филиппов; [под общ. ред. А. Б. Рогинского]. — М.: Политическая энциклопедия, 2016. — 679 с. — С. 309. ISBN 978-5-8243-2057-2.
- Горбачёв А. Н. Список некрологов за 1930—2015 годы / М.: Infogans, 2016.