Эчтәлеккә күчү

Абдулсаттар Абдуллатыйпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдулсаттар Абдуллатыйпов latin yazuında])
Абдулсаттар Абдуллатыйпов

Абдулсаттар Абдуллатыйпов (1787—?) — хәрби эшлекле. Рус-прусс-француз сугышында, 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.

Абдулсаттар Абдуллатыйпов (Абдулсаттар Абдуллатыйп улы Гомәров) Ырынбур губернасы Гәрә вулысы (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы) Такталачык дигән татар авылында яшәгән. Зауряд-сотник булып хезмәт итә[1].

1807 елда 3-нче Башкорт полкы составында Рус-прусс-француз сугышында катнаша.

1812 елгы Ватан сугышы башлангач, 1814 елның ахырына кадәр 5-се Башкорт атлы полкы составында французларга каршы алышларда катнаша. 5-се Башкорт атлы полкы Бөгелмә өязе Карбан авылында 12 нче, 11 нче һәм 10 нчы кантон башкорттарынан оештырыла һәм 1812 елның 29 авгусында Казан белән Чебоксар аша Түбән Новгородка бара. 15 октябрьдән кенәз П. М. Волконский отрядлары составына керә, Сураж һәм Велиж калаларында урнаша. 1 ноябрдән генерал-майор М. М. Свечин отрядлары составына керә. 1812 елның 14-16 ноябрендә Березина буендагы сугышларда катнаша. Ары Витебскида һәм Борисовта була. 1813 елның гыйнварында Данциг (Гданьск) кәлгәсен камауда катнаша. 1813 елның октябреннән 1814 елның апреленә кадәр Минск губернасында хезмәт итә, шул ук вакытта полкның бер өлеше Лейпциг янындагы алышта катнаша һәм сугышлы Парижда белем ала.

  • «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры
  • «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медале кавалеры
  1. Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г // Ватандаш : журнал. — 2013. — № 8. — ISSN 1683-3554
  • Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
  • Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
  • Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.
pFad - Phonifier reborn

Pfad - The Proxy pFad of © 2024 Garber Painting. All rights reserved.

Note: This service is not intended for secure transactions such as banking, social media, email, or purchasing. Use at your own risk. We assume no liability whatsoever for broken pages.


Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy