Эчтәлеккә күчү

Акт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акт latin yazuında])
Акт
Сурәт
 Акт Викиҗыентыкта

Акт (лат. actusтан — эш-гамәл) — билгеле фактларны, эш-гамәлләрне, вакыйгаларны раслаучы документ.

Акт язу өчен берничә кешедән торган комиссия төзелә. Комиссия югары җитәкче боерыгы белән төзелә. Аның составына тикшерелергә тиешле фактларны аңлап хәл итә белә торган белгечләр кертелә. Актлар матди дәлилләрне барлаганда, документларны, матди кыйммәтләрне кулланудан чыгарганда языла. Андагы һәр факт тикшерүче тарафыннан исбат ителгән, кире какмаслык материалга нигезләнгән булырга тиеш.

Акт язганда түбәндәге тәртип саклана:

  1. Документның башкарган эше, исеме (китапханәдә тикшерү, кабул итү-тапшыру, ревизия һ. б.)
  2. Акт төзүчеләрнең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (башта комиссия рәисенең, аннан соң алфавит тәртибендә калган әгъзаларның исем-фамилияләре языла)
  3. Акт төзелгән вакыт (көне, елы)
  4. Акт тексты
  5. Нәтиҗә
  6. Шәхси имзалар
pFad - Phonifier reborn

Pfad - The Proxy pFad of © 2024 Garber Painting. All rights reserved.

Note: This service is not intended for secure transactions such as banking, social media, email, or purchasing. Use at your own risk. We assume no liability whatsoever for broken pages.


Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy