Эчтәлеккә күчү

Ике кабырчыклы моллюсклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ике кабырчыклы моллюсклар latin yazuında])

Ике́ кабырчыклы́ моллю́склар (Bivalvia) - кабырчыклы моллюсклар классы. 80 меңгә якын төре билгеле, Татарстан территориясендә 50 гә якын (авыр ачыкланучы бөрчеклеләр - Pisididae семьялыгын исәпләмичә) төре яши. Иң күп таралганнары - тешсез әкәм-төкәмнәр, дрейсеналар, перловицалар, шаровиклар, бөрчеклеләр. Бу төркем моллюсклары өчен арка ягында кушылган ян кабырчыклы ике капкач, шулай ук баш һәм кыргычлы йоткылык редукциясе хас. Су мохитендә яши. Пластинкалы саңаклар пары (пластинкасаңаклылар - Lamellebranchia исеме шуннан) ярдәмендә сулыйлар. Суны йөзмә кисәкчәләрдән чистартуда актив катнашып, фильтрация ысулы белән тукланалар.

Эре ике кабырчыклы моллюсклар - азык буларак, перловицалар һәм тешсез әкәм-төкәм кабырчыклары төймәләр җитештерүдә кулланыла.

pFad - Phonifier reborn

Pfad - The Proxy pFad of © 2024 Garber Painting. All rights reserved.

Note: This service is not intended for secure transactions such as banking, social media, email, or purchasing. Use at your own risk. We assume no liability whatsoever for broken pages.


Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy