Криптарифм
Криптарифм (cryptarithm) - математик башваткычларның бер төре, цифрлар хәрефләр белән алмаштырылган математик ребус.
Криптарифмнар ниндидер бер арифметик гамәл (кушу, алу, тапкырлау, бүлү) кулланып төзелә. Криптарифмда бер үк цифрлар бер үк хәрефләр аша шифрлана, ә төрле цифрларга төрле хәрефләр туры килә. Бернинди сан да нульдән башланырга тиеш түгел. Криптарифмның, гадәттә, бер генә чишелеше булырга тиеш.
Криптарифм яхшы дип санала, әгәр шифровка нәтиҗәсендә берәр мәгънәле җөмлә барлыкка килсә һәм аның чишелеше бердәнбер генә булса. Мәсәлән, ИЛӘК + ЧИЛӘК = КӨЯНТӘ (чишелеше: 7831 + 97821 = 105642), ЧАБА х АК = КАРГА (чишелеше: 1404 х 46 = 64584).
Криптарифмнар татар теле нигезендә күп төзелмәгән. Криптарифмнарны татар телендә төзүче авторларның иң билгелесе буларак Ринат Нуруллинны күрсәтергә була.
Криптарифмнар логик фикер йөртү буенча күнегүләр рәтендә бик мөһим урын алып торалар. Алар акыл дәрәҗәсен ачыклау өчен тест буларак та кулланыла ала.
Татар телендә төзелгән криптарифмнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БЕЗ + БЕЗ + БЕЗ = ИДЕК (авторы - Ринат Нуруллин);
- КУЯН + УЯН + ЯН + Н = 2096 (авторы - Ринат Нуруллин);
- З + ЯЗ + АЯЗ + ГАЯЗ = 2966 (авторы - Ринат Нуруллин);
- ИМӘН + ИМӘН + ИМӘН = УРМАН (авторы - Ринат Нуруллин);
- К + АК + ЛАК + АЛАК + БАЛАК + ЯБАЛАК = 168930 (авторы - Ринат Нуруллин);
- ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК = ТАКЫЯ (авторы - Ринат Нуруллин);
- 4 х УАЛЫП = ПЫЛАУ (авторы - Ринат Нуруллин);
- Я х Я х Я = КУБ (авторы - Ринат Нуруллин);
- ИЛӘК + ЧИЛӘК = КӨЯНТӘ (авторы - Ринат Нуруллин);
- УТ х УТ = УЧАК (авторы - Ринат Нуруллин);
- РАШАТ + АШАТ + ШАТ + АТ + Т = 30000 (авторы - Ринат Нуруллин);
- ЧАБА х АК = КАРГА (авторы - Ринат Нуруллин);
- БАС + КЫЗЫМ = ӘПИПӘ (авторы - Ринат Нуруллин);
- КЫРЫК + КАРАК = ӘКИЯТЕ (авторы - Ринат Нуруллин);
- ЧӘҮКӘ + КУНГАН = ТҮБӘГӘ (авторы - Ринат Нуруллин);
- МАЙМЫЛ - ЯРАТА = БАНАН (авторы - Ринат Нуруллин);
- 5 х КАРЫШ = САКАЛ (авторы - Ринат Нуруллин);
- КИЧ + ИЧ + Ч = ҮҮҮ (авторы - Ринат Нуруллин);
- КОҢГЫЗ х 7 = ЖЖЖЖЖЖ (авторы - Ринат Нуруллин);
- КАМКА х К = ӨӨӨӨӨӨ (авторы - Ринат Нуруллин);
- САК х САК = ТОТСАК (авторы - Ринат Нуруллин);
- КАРГА + КАРГА = БАТКАН (авторы - Ринат Нуруллин);
- ӘГӘР + МӘГӘР = БӘЛКИ (авторы - Ринат Нуруллин);
- Бутау + УТАУ + ТАУ + АУ + У = ТУТЫЙ (авторы - Ринат Нуруллин);
- БӘС + БӘС = ЭССЕ (авторы - Ринат Нуруллин);
- БҮЛӘК + ТЕЛӘК = БӘЙРӘМ (авторы - Ринат Нуруллин);
- БОРҺАН + БОТАК = БАОБАБ (авторы - Ринат Нуруллин);
- БАОБАБ = КОРГАН + БОТАК (авторы - Ринат Нуруллин);
- АЛГА + ТАБА + АТЛА = ЕГЕТ (авторы - Ринат Нуруллин);
- КЫЕК + МЫЕК + СЫЕК = СЫЗЫК (авторы - Ринат Нуруллин).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Криптарифмы
- Математические головоломки 2017 елның 24 март көнендә архивланган.