Хоккей
Хокке́й (ингл. hockey) — такымлы уен төрләренең бер вәкиле. Уенда ике такым каты, түгәрәк тупны яки алканы көндәш такымның капкасына кәшәкә ярдәмендә кертергә тиеш. Һәрбер такымда капканы туптан яки алкадан саклап торган капкачы була.
«Хоккей» сүзенең мәгънәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу хакта төрле фикерләр бар. Ләкин иң билгелеләре — Британия һәм Канада версияләре.
Британия версиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Британия чыганаклары «хоккей» терминының килеп чыгышын «хауки» яки «хоки» сүзе белән бәйли. Урта гасырларда Англия графлыкларының күбесендә уңыш җыю бәйрәмнәре нәкъ шулай аталган. Әлеге бәйрәмнәрдә үткәрелгән уенның максаты тупны кәкре таяклар белән көндәшләр зонасына кертү булган. Шунысы кызык: бүгенге көндә дә АКШның көньяк штаты эшчеләре хокки — җир сөрү өчен җайлаштырылган чапкыга охшаш инструмент кулланалар.
Канада версиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Канадалылар исә бу мәсьәләгә карата башка ике төрле карашта торалар. Шуларның беренчесе буенча, «хоккей» сүзе мохауклар теленнән алынган. Кай-чандыр алар чирәмдә шуңа охшаш уен уйнаганнар. Ул «хогий» дип аталган һәм «авырта» дигән мәгънәне белдергән. Баксаң, бу уенда җиңелгән як җәзалауга дучар булган икән. Канадада кабул ителгән версияләрнең икенчесе гадирәк һәм күпләргә таныш. Ул «хоккей» сүзенең килеп чыгышын «көтүченең кәкре башлы таягы» дигән мәгънәне аңлаткан борынгы француз сүзе «хокэ»га кайтарып калдыра.
Чаналарда хоккей яки хоккей-бозда команда спорт уены, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен алкалы хоккей аналогы. Уен ике команданың махсус чаналарына каршы тора, алар алканы кәшәкәләр белән тапшырып, көндәшләренең капкасына иң күп тапкыр керттерергә һәм үзләренекенә кертмәскә тырыша. Көндәш капкасына иң күп алкалар керткән команда җиңә. Следж-хоккей кышкы Паралимпия уеннары программасына керә.[1]
Хоккейның төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алкалы хоккей — бозда алка («шайба») дип аталучы 168-граммлы резин диск белән уйнала. Нигездә бу уенны алкалы хоккей дип түгел, ә бары тик хоккей дип атыйлар. Уенның ватаны буларак Канада санала. Бу уен Россиядә, Канадада, АКШда, Скандинавия илләрендә, Чехиядә, Словакиядә, Германиядә, Швейцариядә, Украинада, Беларуста, Казакъстанда һәм Латвиядә аеруча популяр.
- Инлайн-хоккей — роликлы тимераякларда уйналучы хоккейның алкалы хоккейга охшаш төре.
- Чирәмдәге хоккей — чирәмлектә яки башка тигез өслектә кечкенә, каты туп белән уйнала. Австралиядә, Һиндстанда, Пакьстанда һәм Малайзиядә аеручы популяр.
- Туплы хоккей — бозда кечкенә, каты туп белән уйнала. Россиядә, Швециядә, Финляндиядә һәм Норвегиядә аеруча популяр.
- Туплы мини-хоккей (ринк-бенди) — шайбалы хоккей мәйданчыгында уйнала торган туплы хоккей.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чемпион булу серләре: хоккей/ авт-төз. Г.Сибгатова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — 71 б.: рәс. б-н.