Эчтәлеккә күчү

Ал гөмбә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ал гөмбә latin yazuında])

Ал гөмбә́ (Russula) - базидиаль гөмбәләр классындагы җәймәле гөмбәләр ыругы. 200 ләп төре билгеле, Евразиядә, Америкада, Австралиядә үсәләр. ТРда 12 төре очрый: ашый торган ал гөмбә (R. vesca), зәңгәр-сары эшләпәле ал гөмбә (R. cyanoxantha), соргылт эшләпәле ал гөмбә (R. decolorans), саз ал гөмбә (R. paludosa), сары эшләпәле ал гөмбә (R. claroflava), зәңгәр эшләпәле ал гөмбә (R. azurea) һ.б. Ылыслы һәм катнаш урманнарда июльдән сентябрьгә кадәр төркемләп үсәләр. Микориза ясаучылар. Эшләпәсе башта кабарынкы-яссы яки батынкы-җәелгән, соңрак, үсүенә карап - җәелгән, түгәрәк, яссы яки бүрәнкәсыман, уртада батынкы; диаметры 10 см га кадәр җитә. Соры-яшел, яшел, алсу-кызыл, куе кызыл төстә. Эшләпәсе йомшагыннан җиңел аерыла торган яры белән капланган. Йомшагы уалучан, баллы яки ачы, сөтчел сыекчасы юк. Пластинкалары ачык, сабагы ак яки алсу төстә. Споралы порошогы ак яки аксыл-сары.

Зәһәр ал гөмбәдән (R. emetica) кала барлык төрләре дә ашарга яраклы.

pFad - Phonifier reborn

Pfad - The Proxy pFad of © 2024 Garber Painting. All rights reserved.

Note: This service is not intended for secure transactions such as banking, social media, email, or purchasing. Use at your own risk. We assume no liability whatsoever for broken pages.


Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy