Шамил Закиров
Шамил Закиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Зиннур улы Закиров |
Туган | 15 март 1945 Нарат-Елга, Чистай районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Үлгән | 26 февраль 2012 (66 яшь) Казан, Татарстан, РФ |
Яшәгән урын | Татарстан урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты[d] |
Һөнәре | җәмәгать эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Исхакый премиясе (2008) |
Шамил Зиннур улы Закиров — татар җәмәгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
1945 елның 15 мартында туа. 1970 елда Казан химия-технология институтын, 1975 елда Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институтын (хәзер Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты) тәмамлый. 1979–1985 елларда Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараен җитәкли, бер үк вакытта 1982 елдан шәһәр шурасында мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1985 елның 5 февраленнән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире. 1998, 2002, 2005 елларда — Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале мөдире.
Озак еллар буенча туплаган төрле телләрдә басылган Коръән китаплары коллекциясен Казан кирмәнендә урнашкан "Кол Шәриф" мәчетенә тапшырган.
2012 елның 26 февралендә вафат була[2][3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Камал театры сайты(үле сылтама)
- Шамил Закиров: «...Салган саен алтын йомырка төшми»
- Шамил Зиннур улы Закиров 2012 елның 10 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элгәре: Роберт Әбелмәмбәтов |
Камал театры директоры 1985— 2012 |
Аннары: Илфир Якупов |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- 15 март көнне туганнар
- 1945 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чистай районында туганнар
- 26 февраль көнне вафатлар
- 2012 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Татар театры
- Театр директорлары
- Камал театры
- Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар
- Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары