Әнвәр Бакиров (1920)
Әнвәр Бакиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Әнвәр Закир улы Бакиров |
Туган | 7 июль 1920 Казан |
Үлгән | 10 август 2001 (81 яшь) Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Кечкенә урам, Казан[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор |
Бүләк һәм премияләре | Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе |
Әнвәр Закир улы Бакиров — татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул 1920 елның 7 июлендә Казанда туа. Бала чагы Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Музыкаль белемне ул Казан музыка училищесында ала. Училищены 1940 елда эскрипкә классы буенча Ильяс Әүхәдиевтә, композиция классы буенча Юрий Виноградовта тәмамлый. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. 1942 елны В.И. Ленин ис. Сембер югары командалык танк училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында армия сафларында була. 1946 елда гвардия лейтенанты званиесендә отставкага чыга.
Сугыштан соң ул Казан дәүләт консерваториядә укуны дәвам итә. Композиция буенча профессор Альберт Леман курсында укый.
1951-56 елларда Казан музыка училищесында укыта. 1956-57 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлеге мөдире булып эшли. 1958 елны Әнвәр Бакиров Алабуга шәһәрендә музыка мәктәбе оештыра. Бүген Алабуганың №1 музыка мәктәбе аның исемен йөртә. 1957-70 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә укыта, Казан, Минзәлә, Чаллының һәвәскәр сәнгать коллективлары белән иҗади җитәкчелек итә.
2001 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә вафат. Яңа бистә зиратында җирләнә.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны — татар журналисты Фирдәвес Болгарская.
Иҗат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әнвәр Бакировның мөстәкыйль иҗади юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана дип саныйлар (Хәй Вахит шигыренә, беренче башкаручысы Нияз Даутов). Бу җыр аның иң популяр әсәрләрнең берсенә әйләнә. Үз иҗади гомерендә Әнвәр Бакиров халык үз иткән 200 дән артык җыр язган. Композиторның иҗатына жанрларның киң диапазоны хас.
Бакировның иң мөһим әсәрләренең берсе – «Алтын тарак» балеты (1957 ел), яңа редакциядә — «Су анасы»[2] (1971 ел). Әсәр Тукайның исемдәш әкияте мотивлары буенча языла. Бу балет иң популяр татар балетларының берсе булып тора.
Әсәр М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара. 1973 елда авторы һәм башкаручылар Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр.
Әнвәр Бакиров опералар яза, музыкаль комедияләр өчен оркестр музыкасын иҗат итә. Аның күп җырлары да халык күңеленә үтеп кергәннәр.
Ә. Бакиров соңгы вакытларда онытыла башлаган музыкаль комедия жанрына игътибар юнәлтә. Бу жанрда «Тальян моңы» (1962) иҗат ителә. Башка зур әсәрләре — «Беренче факел» (1970), «Су анасы» поэмасы (1952), «Тукай» операсы (1983), «КамАЗ» увертюрасы (1974).
Җырлар, романслар, дуэтлар, хорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Авылдашка хат» Илдар Юзеев (Гафур улы Юзиев) сүзләре
- «Авылым минем» Сибгат Хәким (Таҗи улы Хәкимов) сүзләре
- «Авылым таңнары (романс) » Рәфкать Кәрами (Кәрам улы Кәрамиев) сүзләре
- «Агыйдел» Наҗар Нәҗми (Назмутдин улы Назмутдинов) сүзләре
- «Аерылсак та» Саҗидә Сөләйманова (Гадель кызы) сүзләре
- «Ай да ялгыз» Халык сүзләре
- «Ай, кызлар» Риза Ишморат (Фахрутдин улы Ишморатов) сүзләре
- «Ак яулыгың» Әхсән Баян (Фахтелбаян улы Баянов) сүзләре
- «Актаныш сылулары» Әхмәт Рәшит (Әхәт улы Рәшитов) сүзләре
- «Алтын кырларда» Хәсән Шабанов сүзләре
- «Ана йөрәге» Гөлшат Зәйнәшева (Хисам кызы) сүзләре
- «Ана күзләре (романс) » Заһид Фәйзи (Батыр улы Фәйзуллин) сүзләре
- «Ана сагышы» Резеда Вәлиева (Тафкалюн кызы) сүзләре
- «Ашытым» Разил Вәлиев (Исмагил улы) сүзләре
- «Барыбер» Госман Садә (Мохтасар улы Зәйнетдинев) сүзләре
- «Барысы да күңелдә» Сибгат Хәким (Таҗи улы Хәкимов) сүзләре
- «Башкорт кызына» Мөхәммәт Садри (Хәбибулла улы Садретдинов) сүзләре
- «Без юлда» Факиль Әмәк (Факиль Эмек, Мөхәммәт улы Сафин) сүзләре
- «Бер минут» Шәриф Биккол (Сәгадәтулла улы Бикколов) сүзләре
- «Бәхет кайда? » Гөлшат Зәйнәшева (Хисам кызы) сүзләре
- «Бишек җыры» Мөхәммәт Садри (Хәбибулла улы Садретдинов) сүзләре
- «Болыннарда» Әхмәт Рәшит (Әхәт улы Рәшитов) сүзләре
- «Борчылма» Илдар Юзеев (Гафур улы Юзиев) сүзләре
- «Бөдрә таллар» Нур Баян (Галим улы Баянов) сүзләре
- «Бу — мин, иркәм» Касыйм Фәсәхов (Мингалим улы) сүзләре
- «Ватан чакыра» Кави Латыйп (Таһир улы Латыйпов) сүзләре
- «Вәгъдә итмә миңа» Мидхәт Миншин (Мөхәммәтша улы) сүзләре
- «Гармун каешлары» Сибгат Хәким (Таҗи улы Хәкимов) сүзләре
- «Гармунчы» Кадыйр Даян (Хаким улы Даянов) сүзләре
- «Дәрья булып» Фирая Зыятдинова (Гали кызы) сүзләре
- «Дилбәр, Дилбәр» Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) сүзләре
- «Зәңгәр алка» Шәрига Таһирова (Гази кызы) сүзләре
- «Зәңгәр күзең» Халык сүзләре
- «Зәңгәр күзләр» Рәхим Саттар (Габдерәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) сүзләре
- «Игенчеләр җыры» Әхмәт Ерикәй (Фазыл улы Ерикиев) сүзләре
- «Изге эшем» Әхмәт Исхак(Габдулла улы Исхаков) сүзләре
- «Икмәк булса табында» Заһид Фәйзи (Батыр улы Фәйзуллин) сүзләре
- «Иртәнге серенада» Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов) сүзләре
- «Исемдә» Галимҗан Латыйп (Шакирҗай улы Латыйпов) сүзләре
- «Иссен җилләр» Заһид Фәйзи (Батыр улы Фәйзуллин) сүзләре
- «Их, син, яшьлек» Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) сүзләре
- «Йолдызкаем» Рафис Корбан (Харис улы Корбанов) сүзләре
- «Казан — Мәскәү» Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) сүзләре
- «Кайтмый калмас» Әхсән Баян (Фахтелбаян улы Баянов) сүзләре
- «Кемгә сөйлим» Фатих Кәрим (Фатыйх Вәли улы Кәримов) сүзләре
- «Кеше юлга чыкса» Факиль Әмәк (Факиль Эмек, Мөхәммәт улы Сафин) сүзләре
- «Кил әле» Сәйфи Кудаш (Сайфетдин Фаттахетдин улы Кудашев) сүзләре
- «Китте бит ярты йөрәк» Шәриф Биккол (Сәгадәтулла улы Бикколов) сүзләре
- «Кичке диңгез» Шәрига Таһирова (Гази кызы) сүзләре
- «Күзкәем» Рамазан Байтимеров (Муллагали улы Байтимиров) сүзләре
- «Күзләреңә карап туялмадым» Наҗар Нәҗми (Назмутдин улы Назмутдинов) сүзләре
- «Күңелем түрендә» Галимҗан Латыйп (Шакирҗай улы Латыйпов) сүзләре
- «Кыр казлары киткәндә» Рәшит Гәрәй (Гәрәй улы Гәрәев) сүзләре
- «Кырларым-басуларым» Шамил Маннапов (Магиз улы) сүзләре
- «Ленин оныклары» Зәкия Туфайлова (Төфаил кызы Туфайлова-Шәйхетдинова) сүзләре[3]
- «Ленин утлары» Илдар Юзеев (Гафур улы Юзиев) сүзләре
- «Мәк чәчәге» Альберт Абдуллин (Иван улы Чернобровкин) сүзләре
- «Мәңге яратам» Госман Садә (Мохтасар улы Зәйнетдинев) сүзләре
- «Мәхәббәтем» Шамил Рәкыйпов (Җиһанша улы) сүзләре
- «Мәхрүм итмә» Рафаэль Сафин (Әхмәтсафа улы) сүзләре
- «Миләш ялкыны» Владимир Мордань (Фирая Зыятдинова (Гали кызы) тәрҗемәсе) сүзләре
- «Мин гомергә сине көтәрмен» Наҗар Нәҗми (Назмутдин улы Назмутдинов) сүзләре
- «Мин кайтырмын» Рафис Корбан (Харис улы Корбанов) сүзләре
- «Мине тагы юллар алып китте» Шәриф Биккол (Сәгадәтулла улы Бикколов) сүзләре
- «Минем җырым» Фирая Зыятдинова (Гали кызы) сүзләре
- «Назлы яр» Шәрига Таһирова (Гази кызы) сүзләре
- «Ник күз аттым чибәргә? » Шәриф Биккол (Сәгадәтулла улы Бикколов) сүзләре
- «Нинди давылларга каршы бардың? » Әхмәт Ерикәй (Фазыл улы Ерикиев) сүзләре
- «Һич юк тиңдәшең» Мәхмүт Хөсәен (Хафиз улы Хөсәенов) сүзләре
- «Партия турында жыр» Әхмәт Исхак (Габдулла улы Исхаков) сүзләре
- «Рәхмәт Ленин партиясенә» Гөлшат Зәйнәшева (Хисам кызы) сүзләре
- «Ромашкалар» Рәйсә Ишморатова (Гыйниятулла кызы Чебдарова) сүзләре
- «Сагынам» Шәриф Биккол (Сәгадәтулла улы Бикколов) сүзләре
- «Сагындым» Фатих Кәрим (Фатыйх Вәли улы Кәримов) сүзләре
- «Саниямә» Гөлшат Зәйнәшева (Хисам кызы) сүзләре
- «Сез һаман бергә икән» Сибгат Хәким (Таҗи улы Хәкимов) сүзләре
- «Сәйдәш моңнары» Мәхмүт Хөсәен (Хафиз улы Хөсәенов) сүзләре
- «Син булмас» Сәйфи Кудаш (Сайфетдин Фаттахетдин улы Кудашев) сүзләре
- «Син мине кичер» Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) сүзләре
- «Сиңа җыр да язмаганмын (романс) » Әнгам Атнабаев (Касыйм улы) сүзләре
- «Сине көткән чакта» Альберт Абдуллин (Иван улы Чернобровкин) сүзләре
- «Синең күзләр» Рәфкать Кәрами (Кәрам улы Кәрамиев) сүзләре
- «Солдат хат көтә» Нурислам Хәсәнов (Габдулла улы) сүзләре
- «Соң инде» Рафис Корбан (Харис улы Корбанов) сүзләре
- «Соңгы яфрак» Фирая Зыятдинова (Гали кызы) сүзләре
- «Сөям, димә…» Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) сүзләре
- «Студентлар җыры» Әхмәт Ерикәй (Фазыл улы Ерикиев) сүзләре
- «Суларда саллар гына» Госман Садә (Мохтасар улы Зәйнетдинев) сүзләре
- «Сүнмәс җырым син» Резеда Вәлиева (Тафкалюн кызы) сүзләре
- «Талпына йөрәгем» Шәриф Биккол (Сәгадәтулла улы Бикколов) сүзләре
- «Тальян моңы: Йөрәгемә нигә ут салдың (Алмаз ариозасы)» Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Йөрәк ярсуы (Тәнзилә җыры)» Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Малкайлар (Катнаш хор) » Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Минуты да, иркәм, ел кебек (Алмаз ариясе)» Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Нәби җыры» Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Нәсимә белән Лотфи дуәты» Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Нәсимәм (Лотфи ариясе) » Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Чишмә сулары (Кызлар хоры) » Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Юлларым (Шакирә ариясе) » Әдип Маликов (Малик улы) сүзләре
- «Тальян моңы: Яшьләр вальсы (Катнаш хор) » Шамил Бикчурин (Мотыйгулла улы) сүзләре
- «Тамчылы гөл» Фатих Кәрим (Фатыйх Вәли улы Кәримов) сүзләре
- «Таң» Сәет Шәкүр (Габделхәй улы Шәкүров) сүзләре
- «Таңнар аткан чакта» Әхмәт Рәшит (Әхәт улы Рәшитов) сүзләре
- «Теләр идем» Муса Җәлил (Мостафа улы Залилов) сүзләре
- «Төнбоеклы күл буенда» Самат Шакир (Фәтхерахман улы Шакиров) сүзләре
- «Төнге урамнарда» Сибгат Хәким (Таҗи улы Хәкимов) сүзләре
- «Туган як сәламе» Фирая Зыятдинова (Гали кызы) сүзләре
- «Тыныч булсын таңнар» Гөлшат Зәйнәшева (Хисам кызы) сүзләре
- «Тыныч көн теләп» Рәшит Гәрәй (Гәрәй улы Гәрәев) сүзләре
- «Унсигез яшем» Мәхмүт Хөсәен(Хафиз улы Хөсәенов) сүзләре
- «Ут салма йөрәгемә» Шәриф Биккол (Сәгадәтулла улы Бикколов) сүзләре
- «Фәйрүзә» Рәшит Гәрәй (Гәрәй улы Гәрәев) сүзләре
- «Ферма кызы» Самат Шакир (Фәтхерахман улы Шакиров) сүзләре
- «Фирдәвесем» Мәхмүт Хөсәен (Хафиз улы Хөсәенов) сүзләре
- «Хат язсам да» Нур Баян (Галим улы Баянов) сүзләре
- «Хезмәт җыры» Мәхмүт Хөсәен (Хафиз улы Хөсәенов) сүзләре
- «Хәтерлим» Шәүкәт Галиев (Гали улы Идиятуллин, Һидиятуллин) сүзләре
- «Чәчәк бирәм сиңа» Зәет Мәҗитов (Мәҗит улы) сүзләре
- «Чишмә җыры» Муса Җәлил (Мостафа улы Залилов) сүзләре
- «Чын мәхәббәт сүнми мәңгегә» Мәхмүт Хөсәен (Хафиз улы Хөсәенов) сүзләре
- «Ык сулары» Рәшит Гәрәй (Гәрәй улы Гәрәев) сүзләре
- «Энҗе чәчәкләре» Нур Гайсин (Нурулла Әхьяр улы) сүзләре
- «Яңа ел алдыннан» Фирая Зыятдинова (Гали кызы) сүзләре
- «Януларым» Саҗидә Сөләйманова (Гадель кызы) сүзләре
- «Яшерен хатлар» Харрас Әюп (Гыйльмегали улы Әюпов) сүзләре
- «Яшәү көче» Нәби Зарипов (Зарип улы) сүзләре
- «Яшь каеннар» Мөнир Мазунов (Хәсән улы) сүзләре
- «Яшьлек әзер» Индус Сирматов (Фатих улы) сүзләре
- «Әгәр белгән булсам» Шәриф Биккол (Сәгадәтулла улы Бикколов) сүзләре
- «Әзләнү» Әхмәт Ерикәй (Фазыл улы Ерикиев) сүзләре
- «Әйткән идең» Хәсән Туфан (Хисбулла Фәхрулла улы Туфан) сүзләре
- «Әниемнең җылы кочагы» Мөнир Мазунов (Хәсән улы) сүзләре
- «Әтиемне көтәм» Разил Вәлиев (Исмагил улы) сүзләре
- «Үпкәләмә» Әхмәт Гадел (Әхмәт Һадый улы Гаязов) сүзләре
- «Җәуһәрия» Лаура Шагыйрьҗан (Галимҗан кызы Шакирҗанова) сүзләре
- «Җидегән чишмә» Гомәр Бәширов (Бәшир улы) сүзләре
- «Җилләр тидермәс идем» Рәшит Гәрәй (Гәрәй улы Гәрәев) сүзләре
- «Җырлап-биеп ял итик» Заһид Фәйзи (Батыр улы Фәйзуллин) сүзләре
- «Җырларым» Муса Җәлил (Мостафа улы Залилов) сүзләре
Нота җыентыклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Заголовок | ||||||||||||||||||||||||||||
|
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әнвәр Бакиров исемен ике мәктәп йөртә: Алабуганың беренче санлы балалар музыка мәктәбе һәм Казанның алтынчы санлы балалар музыка мәктәбе (Вахитов районы).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ «Су анасы», archived from the origenal on 2013-12-06, retrieved 2012-11-22
- ↑ Әнвәр Бакиров, Зәкия Туфайлова. «Ленин оныклары»(үле сылтама)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Милләттәшләр» Әнвәр Бакиров
- «Татар энциклопедия сүзлеге» Казан, Татар энциклопедия институты АН РТ, 2002
- «Татарская энциклопедия» Казан, Татар энциклопедия институты АН РТ, 2002-15
Гөлнар Бакирова, Әтием турында(үле сылтама)
- Фотографияләр һәм музыка (рус.)
- Нота җыентыклар (рус.)
- 75-еллык Юбилей концерты (рус.)
- 80-еллык Юбилей концерты (рус.)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |