Майонез
Майонез | |
фр. mayonnaise | |
... хөрмәтенә аталган | Маон |
---|---|
Чыгыш иле | Франция |
Материал төре | тавык йомыркасы[d], горчица[d], серкә[d] һәм май[d] |
Майонез Викиҗыентыкта |
Майонез (фр. mayonnaise) — истән арындырып чистартылган үсемлек майларына су, тоз, шикәр, йомырка ризыклары, серкә, гәрчитсә кебек өстәмәләр кушып гомогенлаштырылган ризык. Катламнар-га аерылмасын өчен, аңа тотрыкландыргычлар һәм эмульгаторлар кушыла.
Төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Майлылыгы 15% тан артык булганда гына, әлеге ризык майонез дип йөртелә. 15% тан ким булса, ул соуска әйләнә. Майонезның калориясе составындагы үсемлек майларының масса өлешенә бәйле.
Майлылыгы буенча майонез өч төргә бүленә:
1) әгәр майлылыгы 50% тан артык икән, бу югары калорияле майонез санала;
2) 45—55% булганда, уртача калорияле;
3) 40% тан ким булган очракта, түбән калорияле майонез була. Әлеге төр майонез сыек булу сәбәпле, аңа төрле тотрыкландыргыч матдәләр кушыла.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз.