Ренат Мөслимов
Ренат Мөслимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ренат Хәлиулла улы Мөслимов |
Туган | 31 октябрь 1934 (90 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | геолог |
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган геологы |
Гыйльми дәрәҗә: | геология-минералогия фәннәре докторы[d] |
Ренат Мөслимов, Ренат Хәлиулла улы Мөслимов (1934 елның 31 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — геология-минералогия фәннәре докторы (1993), РФ ФА мөхбир әгъзасы (1993), ТР ФА академигы (2007), КФУ нефть һәм газ геологиясе кафедрасы профессоры (2001), ТР Президенты каршында җирдән файдалану, нефть һәм газ мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе (1998—2007).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1934 елның 31 октябрендә Казанда туган. Әтисе Хәлиулла (Хәлил) Сибгатулла улы (1910[1]-1952 елдан соң[2]) — полк командиры, һөнәри фирка эшлеклесе, әнисе Асия Әхмәтҗан кызы (1913-1999)[3][4] — мәктәп укытучысы. Сеңлесе — Светлана. Казанның 6нчы мәктәбен тәмамлагач (1952), документларын Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына тапшыра. Гаилә дусты булган балалар язучысы, тәрҗемәче Гасыйм Лотфи (Гасыйм Фатыйх улы Лотфуллин) киңәше белән документларын геология факультетына күчерә. 1957 елда «нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. КДУда фән докторлары, профессорлар Семен Эллерн, Леонид Миропольский, Василий Игнатьев, Борис Селивановский кебек галимнәрдән белем ала. Диплом алды практикасын 1956 елның җәендә Бөгелмә бораулау конторасының 7нче участогында уза.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1957 елда Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Самар өлкәсе Безенчук бистәсендә урнашкан «Чапаевскнефть» НГДУсына караган Чапаевск бораулау конторасының «Куйбышевнефть» җитештерү берләшмәсенә эшкә билгеләнә. Ике ай бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Аннары Татарстанга кайта. «Бөгелмәнефть» НГДУның Лениногорскида урнашкан конторасында үз һөнәре буенча эшли башлый. «Татнефть» җитештерү берәшмәсендә 40 ел эшли, шуның 31 елы — баш геолог вазыйфасында[5].
1957—1966 елларда «Лениногорскнефть» НГДУсында — геолог, өлкән геолог, эшкәртү бюросы башлыгы, НГДУ баш геологы.
1966—1997 елларда «Татнефть» берләшмәсе (соңрак ААҖ) баш геологы — генераль директор урынбасары.
1994 елдан Казан дәүләт университетында: 1994—1997 елларда чирек ставкага укыта, 1997 елдан нефть һәм газ геологиясе кафедрасы профессоры[6].
1998—2007 елларда ТР Президенты каршында җирдән файдалану, нефть һәм газ мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе.
2006 елдан ТР ФА нефть ятмалары геологиясе һәм эшкәртү буенча гыйльми шурасының рәисе.
2007 елның июненнән нефть һәм нефтегаз ятмаларын эшкәртү мәсьәләләре буенча ТР Президенты киңәшчесе.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нефть чыганакларын эзләү, чыгару һәм тикшерү мәсьәләләре буенча фәнне баеткан әйдәп баручы галим һәм җитештерү өлкәсендә эшләүче геолог-нефтьче. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча ысулларын куллану, нефть табу гидравликасы һәм гидромеханикасы, нефть табуны интенсификацияләү, табигый битум ятмаларын үзләштерү.
1974 елда Уфада кандидатлык, 1993 елда Санкт-Петербургда (Бөтенроссия нефть фәнни-тикшеренү геология-разведка институты, рус. ВНИГРИ) докторлык диссертацияләре яклаган. 670 фәнни хезмәт, 200 яңа ачыш, 30 монография авторы, яңа уйлап чыгарылган әйберләргә 25 патент иясе[7]
Китабы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нефтеотдача: прошлое , настоящее, будущее. К.: ТР ФА «Фән» нәшрияты, 2012.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1971 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1977, 1982, 2012 — И. М. Губкин исемендәге премия
- 1981 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1982 — ССРБ Дәүләт премиясе
- 1983 — ССРБ нефть сәнәгате отличнигы
- 1989 — РСФСР атказанган геологы
- 1994 — Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе
- 1994 — Дуслык ордены (РФ)
- 2005 — Казанның 1000 еллыгы медале
- ТР атказанган фән эшлеклесе
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Шакирә Нигъмәтулла кызы (1937), Азнакай районы Бүләк авылыннан. Ике кызы, өлкәне — геолог[8].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://podvignaroda.ru/?#id=16761270&tab=navDetailDocument
- ↑ http://www.archiv.org.lv/apraksti/FPA/LV_LVA_FPA-4145_US6.pdf
- ↑ https://cemetery.kzn.ru/burials/73733
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2019-08-19, retrieved 2021-08-11
- ↑ Муслимов Ренат Халиуллович. neftegaz.ru(рус.)
- ↑ История кафедры геологии нефти и газа. 2018 елның 7 ноябрь көнендә архивланган. rudocs.exdat.com(рус.)
- ↑ Мөслимов Ренат Хәлиулла улы. 2019 елның 3 февраль көнендә архивланган. ТР ФА сайты
- ↑ Ренат Муслимов: «В то, что мне 80 – сам я не верю!» 2023 елның 6 июнь көнендә архивланган.. «Известия Татарстана», 31.10.2014
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ягъсуф Шәфыйков. Казан университеты. К.: «Идел-Пресс», 2004, 284-289нчы бит. ISBN 5-85247-065-1
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ренат Мөслимов «Чикләрсез татарлар» сайтында 2022 елның 15 август көнендә архивланган.
- Муслимов Ренат Халиуллович. 2018 елның 12 октябрь көнендә архивланган. Интернет-портал TatCenter.ru(рус.)
- Муслимов Ренат Халиуллович. 2020 елның 31 октябрь көнендә архивланган. Сайт КФУ(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 31 октябрь көнне туганнар
- 1934 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Русиянең атказанган геологлары
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Профессорлар
- Геология-минералогия фәннәре докторлары
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Геологлар