Сәет Рәинбәков
Сәет Рәинбәков | |
С.С. Рәинбәков | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Сәет Садыйк улы Рәинбәков |
Туу көне | |
Туу урыны |
Яр-Сале, Төмән өлкәсе, РСФСР, ССРБ |
Эшчәнлек еллары |
1975-2006 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
опера җырчысы, продюсер |
Моң |
бас |
Кораллар | |
Жанрлар |
опера, халык җырлары |
Коллективлар | |
Хезмәттәшлек |
ТР театр әһелләре берлеге |
Сәет Рәинбәков, Сәет Садыйк улы Рәинбәков, рус. Раинбаков Саид Садыкович (Сергеевич) (1948 елның 15 мае, Төмән өлкәсе, Ямал-Ненец милли округы, Яр-Сале авылы) — опера җырчысы (бас), Татарстанның халык артисты (1996). 1976-2006 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының милли (татар) репертуарын башкаручы әйдәүче җырчысы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1948 елның 15 маенда Төмән өлкәсе Ямал-Ненец милли (1977 елдан мохтариятлы) округы Ямал районы үзәге Яр-Сале авылында туган. Төмән өлкәсе Тубыл районы Түбән Әримҗан мәктәбен, Голышманово районы Голышманово эшчеләр бистәсендә педагогик укуханәне[1], Казан музыка укуханәсен (1975), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган (1983).
- 1976-2006 М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты, 1975 елдан миманс артисты – стажер.
- 2006-2011 ТР театр әһелләре берлегенең Марсель Сәлимҗанов исемендәге (2002 елдан) Актерлар йорты директоры, 2008 елдан «Татарика» продюсерлык үзәге җитәкчесе.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1975 елда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәнгать җитәкчесе итеп Нияз Даутов билгеләнгәч, ул композитор Рәшит Гобәйдуллинның «Җиһангир» операсында баш партияне (бас) башкару өчен С. Рәинбәковны чакыра. 1976 елның 23, 25 февралендә яңа татар операсының премьерасы җырчыга танылу китерә. Егерме ел буена милли репертуарда партияләр башкарып килә.
С. Рәинбәков — уникаль матур, тулышкан тавышка ия җырчы. Аның тавышы домнадан ташырга ашкынган эрегән тимергә охшаган[2]. Эдуард Трескин,
җырчы (баритон), ТАССР халык артисты |
Башкарган партияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җиһангир — «Җиһангир» Рәшит Гобәйдуллин
- Бурнаш — «Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов
- Фәхри — «Кара йөзләр» Бату Мулюков
- Таймас, Профессор — «Самат» Хөснул Вәлиуллин
- Журавлев — «Җәлил» Нәҗип Җиһанов
- Зыя Гафуров — «Башмагым» Җәүдәт Фәйзи
- Тимерхан — «Ерактагы кәккүк авазы» (рок-опера, 1989) Рәшит Кәлимуллин
- Тегермәнче — «Су кызы» (Русалка) А.С. Даргомыжский
- Даланд — «Оча торган голландияле» (Летучий голландец) Рихард Вагнер
- Дон Базилио — «Севилья чәчтарашы» Джоаккино Россини
- Варлаам — «Борис Годунов» Модест Мусоргский
- Малюта Скуратов — «Патша кәләше» Николай Римский-Корсаков
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1978 Бөтенроссия совет җыры бәйгесе (Сочи) — лауреат дипломы.
- 1980 Каракалпакстанда Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре — мактау кәгазе.
- 1981 Мәскәүдә Татарстан АССР мәдәнияте көннәре — мактау кәгазе.
- 1996 Татарстанның халык артисты
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
I хатыны, баласы
|
III хатыны
|
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 «Классташлар»дагы профилендә
- ↑ Раинбаков Саид Садыкович
- ↑ З. Зарипова белән әңгәмә. «Ирек мәйданы», 2016 ел, 14 июль
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Народные артисты СССР, РФ, РТ (төзүче Ильтани Илялова). Казань: «Магариф-Вакыт», 2011.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сайты(үле сылтама)
- С. Рәинбәков Казан театр музее сайтында 2016 елның 29 апрель көнендә архивланган.