Фатыйма Ильская
Фатыйма Ильская | |
---|---|
Файл:Фатыйма Ильская.jpg | |
Туган телдә исем | Фатыйма Салих кызы Хуҗасәетова |
Туган | 31 декабрь 1902 Ырынбур губернасы, Ырынбур |
Үлгән | 15 ноябрь 1984 (81 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Русия |
Һөнәре | актриса |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Бүләк һәм премияләре | ТАССР һәм РСФСР халык артисты. |
Фатыйма Ильская (Хуҗасәетова) — татар актрисасы, танылган сәхнә остасы, Русиянең халык артисты, Татарстанның халык артисты. Татар милли театр сәнгатен оештыруны башлап йөртүчеләрнең берсе.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова) 1902 елның 31 декабрендә Ырынбур шәһәрендә туа. Үзенең сәхнә эшчәнлеген ул 1915 елда «Ширкәт» труппасында башлый, аннары «Сәйяр» труппасында дәвам итә. 1918–1919 елларда Ф.Ильская Ташкәнт драма театрында эшли.
1919-1921 елларда ул – Көнчыгыш фронтның Идел буе бригадасы политбүлеге театрында, 1923 елдан башлап, аның ярты гасырдан күбрәккә сузылган иҗади тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә ул дөнья, рус һәм татар классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Аларда актриса үз геройлары характерының асылына тирәнтен үтеп керү, кешелек җәмгыяте тормышының күпкырлыгын ача белү осталыгын күрсәтә. Ул холыклары буенча төрле геройларны уйный, аларның барсына да бердәм сыйфат – гаять зур тормыш сөючәнлек, шигъриятлек һәм югары романтизм хас була. Ул иҗат иткән Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер “Мәкер вә мәхәббәт”), Сюзанна (П.Бомарше “Фигароның өйләнүе”), Катерина (А.Островский “Яшенле яңгыр”), Дилбәр (К.Тинчурин “Җилкәнсезләр”), Фатыйма (М.Әмир “Тормыш җыры”) һ.б. Ф.Ильская кабатланмас иҗат кешесе булуы, тормышынң сөюе, хатын–кызга хас мөлаемлылыгы, аның иҗат диапазонының киңлеге һәм талантының күпкырлылыгы турында сөйлиләр.
Ф. Ильская Татарстанның һәм Русиянең халык артисты дигән исемнәргә лаек була. Ф. Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Никахлы өч ире булган:
- Беренчесе Фатих Бәкер. Уллары Фоат Фатих улы Бакиров, танкист, Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
- Икенчесе Фәтхи Борнаш (1898-1942), язучы, драматург.
- Өченчесе Фәйзи Гаскәров (1912-1984), биюче, хореограф[1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 727нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фатыйма Салих кызы Ильская 2016 елның 11 март көнендә архивланган.
- Фатыйма Салих кызы Ильская 2016 елның 5 март көнендә архивланган.